Яңалыклар

Экология турында онытмагыз

Экологияне саклау глобаль мәсьәләләрнең берсе булып торганын без яхшы беләбез . Әйе, дәүләт башлыклары бу мәсьәләне чишәр өчен төрле чаралар кулланалар. Шулай да проблеманы эффектив рәвештә хәл итәр өчен, хәрәкәт өстән генә түгел, астан да киләргә тиеш дигән фикер әле дә актуаль.

«Экологично Казань» исемле проектны гына алыйк. Минималь ресурсларны кулланып, әлеге хәрәкәт бары тик казанлылалар ярдәме белән эшләп килә. Хәтта пандемия вакытында килеп чыккан авырлыклар да проект эшен туктата алмады.

Аның оештыручылары эшкәртүгә яраклы чималны кабул итү эшен инде күптәннән бирле алып бара. Пандемия белән бәйле булган чикләү чаралары кертелү алдыннан алар халыкка экологияне саклау турында мәгълүматны җиткерү, чималны кабул итү пунктларын урнаштыру һәм экоактивистларга ярдәм күрсәтү эше белән мәшгуль иделәр. Пандемия вакытында да алар бу эшне туктатмадылар, бары тик кайбер үзгәрешләр кертергә мәҗбүр булдылар. Мәсәлән, маскалар һәм перчаткалар куллану, волонтерлар арасында дистанцияне саклау, кешеләрнең күмәк җыелып торуларын туктату буенча таләпләрне үти башладылар.

Алар элеккечә халыкка экология саклау әһәмияте турында сөйлиләр: туры эфирда чималны сортларга бүлү турында мастер-класслар уздыралар, калдыкларны киметү буенча лекцияләр укыйлар. Хәзер команда киләчәккә яңа планнар кора. Оештыру ягыннан катлаулы булуына карамастан, май ахырында чималны контактсыз кабул итү күчмә пунктын урнаштырды.

Пандемия вакытында эшкәртүгә яраклы чималны ничек илтеп бирергә мөмкин була соң, дигән сорау туа. Беренчедән, теләүчеләр регистрация узарга тиеш, шуннан соң аларны Телеграм каналына чакырып, чималны илтеп кую нечкәлекләрен шунда аңлатып биреләр. Мәсәлән, эшкәртүгә яраклы булган чимал исемлеген, кабул итү пунктларның адресларын һәм кабу итү вакытларын шушы Телеграм каналы аша белергә мөмкин.

Кабул итү пунктында тору вакытын киметү өчен (анда 2 минуттан да артык торырга ярамый), шундый кагыйдә кертелде: чималны алып китетергә тәләүчеләр аны өйдә сортларга бүлергә тиешләр, шуннан соң гына аны пункта алып киләргә ярый.

Оештыручыларның эше бик тыгыз: машина табырга, логистика нечкәлекләрен аңлап бетерергә, мәгълүматны туплап, аны анализларга, Телеграм каналында көн саен йөзләрчә кешене кабул итеп, һәрберсе белән элемтәгә керергә кирәк. Бу, әлбәттә, күп вакытны ала торган эш.

Пандемия вакытында проектка күрсәтелгән ярдәм шул ук күләмдә калды. Хәзерге вакытта ЭкоЛогично проекты экологияне саклау буенча физик затларга һәм оешмаларга түләүле консультацияләр бирергә дигән тәкъдим эзерли. Проектка ярдәм күрсәтергә теләүчеләр шушы консультацияне тест рәвешендә алырга мөмкин.

Чималны кабул итү күчмә пунктына шулай ук «Помощь рядом! Ярдәм янәшә!» хәкәрәте аша да ярдәм итәргә була. Җыйган акчалар чималны кешеләрдән алып китәр өчен кулланылачак. Проектка сез түбәндәге сылтама аша ярдәм итә аласыз