Яңалыклар

Йортсыз хайваннар турында нәрсә әйтергә була?

Бүгенге шартларында кешеләргә генә түгел, хәтта хайваннарга да кызгану сәләтен югалту җиңел. Пандемия хуҗасыз калган хайваннарга ярдәм күрсәтүче оемшаларга да зур авырлыклар китерде. Бүгенге көннәрдә әлеге хайваннарга ярдәм итү процессы ничек алып барыла? Бу турыда безгә "Зоозабота" хәйрия иҗтимагый оешманың совет әгъзасы Диана Әхмәтшина сөйләде.

- Диана, сезнең оешмада ярдәм күрсәтү процессы ничек алып барыла?
- Берничә юнәлештә. Беренчесе - йортсыз хайваннарны карап торучы волонтерларга ярдәм итү юнәлеше. Безнең оешма аша алар стерилизацияләүгә, медицина препаратларына һәм азыкка льготалы заказлар ясый алалар. Икенче юнәлеш - йортсыз хайваннарны үз карамагыбызга алу. Һәм өченче юнәлеш - приют үзе һәм аның эше. Хәзерге вакытта безнең приютта 50дән артык хайван тора. Без аларны һәркөн ашатып торабыз, алар өчен кирәкле шартлар тудырабыз. Өстәвенә приютны киңәйтү буенча ремонт эшләрен алып барабыз.

- Пандемия приют эшенә нинди тәэсир ясады?
- Пандемия вакытында төрле үзгәрешләр була, бу табигый хәл. Чикләү чаралары, мәсәлән, приют эшенә зур тәэсир ясады. Аеруча волонтерлар белән авырлыклар күп булды. Пропусклар ясату белән проблемалар килеп чыккак, волонтерлар саны киңәт кимеде: кешеләр бик теләмичә генә киләләр иде безгә. Хәзер исә изоляция тәмамланды һәм безнең өмәләргә тагын да күбрәк кеше килә башлады.

- Приютка ярдәм күрсәтү бөтенләй тукталса, аның киләчәге нинди булыр?
- Приют бары тик меценатлар, төрле оешмалар һәм аерым кешеләр ярдәме белән яши яла. Үзебез генә без бу эшне башкара алмыйбыз. Коммуналь хезмәтләр өчен түләргә кирәк, кешеләргә эш хакын түләргә кирәк, хайваннарны һәркөн ашатырга кирәк, - болар барысы да акча таләп итә торган мәсьәләләр. Акчадан тыш, монда бит әле тагын бер мәсьәлә бар. Хайваннар, кешеләр кебек үк, социализациягә һәм даими аралашуга мохтаҗ. Әгәр кеше белән аралашмый торсалар, алар тиз арада кыргыйлана. Хайваннарның күпләре приютка катлаулы адаптив хәлдә китерелә кайберәүләре хәтта аутизм белән дә. Шуңа күрә кешеләр белән аралашу аларның адаптациягә шансларын күтәрә.

- Приютка даими рәвештә ярдәм күрсәтү турында эшкуарлар яки бизнес белән сөйләшкәнегез бар идеме?
- Безгә берничә оешма ярдәм итә. Мәсәлән, "Папа Джонс" пиццерияләре челтәре. Алар керемнен бер өлешен безнең оешманың фондыда җибәреп торалар. "Агафредо" кафелары челтәре да безгә шул ук рәвештә ярдәм итә. Кайбер кешеләр 2 айга бер тапкыр безгә азык-төлек алып китереп, приютта булышылырга киләләр. Ләкин бу да җитәрлек түгел, чөнки хайваннарны даими рәвештә ашату, стерилизацияләү, дәваландыру кирәк.

- "Помощь рядом! Ярдәм янәшә!" Республика хәрәкәтенә кушылганнан соң сез ничек эш алып барасыз?
- "Помощь рядом! Ярдәм янәшә!" хәрәкәте кысаларында без моның белән беренче тапкыр очрашкан кешеләргә ярдәм итәбез. Мораль яктан аларга булышабыз. Чөнки кешеләр бик куркалар, алар хайваннар белән эшләргә әзер түгел. Без аларга ярдәм итәбез, аңлатабыз: вирус хайваннар аша таралмый, дип. Хайваннарны күпләп урамга алып ташламассынар өчен дип без моны эшлибез. - Бу хәрәкәттә кушылудан сез нинди файда күрәсез? - Без әлеге хәрәкәттә башка иҗтимагый оешмалар һәм бизнес белән аралашу өчен үзебезгә бер мәйданчык таптык. Волонтерларны җәлеп итү өчен дә элеге хәрәкәт зур мөмкинлекләр ача. Без ярдәм итсәк, безгә дә ярдәм күрсәтерләр дип ышанабыз.

"Зоозабота" оешмасына сез түбәндәге сылтама аша ярдәм итә аласыз