Яңалыклар

Кеше кешегә мохтаҗ

Без бары тик җәмгыятьтә генә яши алабыз. Кешеләр ярдәменә мохтаҗ булудан тыш, без үзебез дә башкаларга ярдәм итәргә тырышабыз. Берәүләр якыннарына гына булышу белән читләнсә, икенчеләр чит кешеләргә дә ярдәм кулын сузарга омтыла. Андый кешеләрне без волонтерлар дип йөртәбез.

Волонтерлар «Ярдәм» хәйрия фонды оештырган «Дорога жизни» социаль акциясендә дә катнашалар. Әлеге акция ярдәмендә инвалидлар, церебраль паралич белән авыручылар, ялгыз пенсионерлар, аз керемле гаиләләр, инвалид балаларын үстерүче ялгыз хатыннар, чит ил студентлары, Бөек Ватан сугышы ветераннары көн саен бушлай кайнар аш һәм кирәк чакта дарулар белән тәэмин ителәләр.

Бүген без «Дорога жизни» акциясендә катнашучы волонтелар белән бераз танышып китәрбез.

Мөхтәр Махамат, студент, Чад республикасыннан: . «Волонтер булу нәрсәне аңлата дигән сорау мине монда китерде. Нинди киң күләмле эш алып баруын күргәч, шаккаттым. Чит ил гражданины буларак әйтә алам, мондый игелекле кешеләр күбрәк булса, дөнья чәчәккә күмелер иде».

Айрат Сабиров, балалар йортыннан: «Волонтер булу рәхәт! Мин мохтаҗларга ярдәм итәм, ә бу бик зур һәм күңелле эш».

Айдар Аглиуллин, 22 яшь, Спас районы, Болгар шәһәреннән: «Биредә нинди зур эш алып барыла! Ә мин шул эшнең кечкенә бер кисәге. Мин дә бу эшкә күпмедер өлешемне кертәм. Һәм шуңа сөенәм».

Евгений Меркулов, Казаннан: «Мин дә волонтерлар сафына керергә булдым. «Дорога жизни» акциясе турында телевизордан ишетеп белдем, буш вакытымны шушы изге эшкә багышларга дигән ният белән килдем».

Андрей Сюткин, 26 көн дәвамында «Ярдәм» фондына булыша: «Мин 23 ел эчендә өч төрле шәһәрдә яшәп карадым, әмма Казаннан башка мондый искиткеч хәйрия фондларын беркайда да күргәнем юк иде. Мондагы эшнең күләмен күз алдыма да китерә алмас идем. Башкаларга үрнәк булып торулары өчен әлеге фондны оештыручыларга зур рәхмәт!»

Альберт Федеров, өч бала атасы: «Авыр чакта читтә калмыйча, бердәм команда булып, без үзебездән дә түбәнрәк хәлдә калган кешеләргә ярдәм итәргә тиешбез. Менә шушы фикер мине монда алып килде дә».

Мәйсәрә Гатина, Зәй районы, Астафи күле авылыннан: «Мин «Ярдәм» мәчетендә айга якын вакыт волонтер булып эшлим. Ярдәмчеләр кирәклеген белгәч, мин шунда ук килеп җиттем. Башкаларга булышканда мин үземдә энергия артуын сизәм. «Ярдәм» хәйрия фонды чыннан да искиткеч эш алып бара». Х

әйдәр Камалетдинов, Халыкара ислам бизнесы ассоциациясе вице-президенты: «Дорога жизни» акциясендә башыннан ук катнашып киләм. Минем карамакта булган кешеләр минем өчен туганнарым кебек. Тәрәзә яныннан китмичә, һәркөн көтеп торалар. "

Айдар Сагиров, эшмәкәр: «Үзизоляция игълан ителгәннән соң мин вакытлыча эшемне югалттым. Икеләнеп тормадым, шунда ук волонтер булырга теләдем. Әмма хәзер чикләү чаралары алынгач, мин волонтерлыктан баш тартмадым. Ул миңа алга таба яшәү көче бирә».

Сайтында анкетаны тутырып, сез дә бу кешеләргә кушыла аласыз.