Яңалыклар

«Приют» мохтаҗларга ярдәм итү пункты

Чикләү чаралары вакытында өйдә кала алмаганнарга ярдәм итү проблемасы аеруча кискен тора. «Приют» исемле мохтаҗ гражданнарга ярдәм итү пункты Татарстан Республикасының Иҗтимагый палата белән берлектә әле 2018 елда оештырылды. Биредә авыр хәлдә калганнарга: йортсыз-җирсезләргә, ярлыларга, күпбалалыларга һәм башкаларга ярдәм күрсәтелә. «Приют» үз эшен өч вагончыкны урнаштырудан башлап җибәрде. Кайнар төшке ашлар таратудан тыш, «Приют» хезмәткәрләре килгәннәргә психологик ярдәм күрсәтәләр, киемнәр сайлылар, төн кунарга урын бирәләр һәм алга таба эшкә урнашырга булышалар. «Приют»ның барлыкка килүеннән бирле 50 меңнән артык кеше ярдәм алды. 2 майдан бирле 587 кайнар төшке аш җыемалары йортсыз-җирсезләргә таратылды һәм һәр төнне 37 кеше кайнар кичке аш белән тәэмин ителеп чиста урын-җирләрендә куна алды.