Яңалыклар

"Ярдәм" фонды эше турында

Үзизоляциянең беренче көннәреннән бирле «Помощь рядом! Ярдәм янәшә!» хәрәкәтенә кергән «Ярдәм» фонды мохтаҗларга һәм пандемиядән иң күп зыян күрүчеләргә булыша, ягъни инвалидларга, олылырга һәм аз керемле гаиләләргә. Фондның эше хакында һәм кешеләрне башкаларга ярдәм итәргә этәргеч сәбәпләр турында фондың җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитов сөйли.

Илдар хәзрәт, кешеләр фондтан ярдәм алганда нинди хисләр кичерәләр?
Беренчедән, бик күпләр безгә рәхмәтләрен белдерәләр. Чөнки безгә ярдәм сорап килүчеләрнең күпчелеге - мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр. Икенчедән, безнең волонтерлар үз эшләреннән ләззәт табалар, уй-кичерешләре турында сөйлиләр, ватсапта язалар, рәхмәт укыйлар. Шулай ук бездә бик авыру кешеләр бар, хәтта йөри алмаганнар, урын өстендә ятучылар да бар. Безнең фонд инвалид балаларны беръялгызы үстерүче аналарга да ярдәм күрсәтә. Алар өчен кайнар аш тәлинкәсе әлбәттә зур нәрсә булып күренә, чөнки алар ярдәмгә бик тә мохтаҗ.

Сез аларны ничек табасыз?
Безнең фонд инде 13 ел эшли. Без төрле категорияле инвалидларны тернәкләндерүе белән шөгелләнәбез, алар өчен айлык курслар уздырабыз, һәм шул вакыт эчендә безнең контаклар җыелмасы барлыкка килде. Республикада үзизоляция режимы кертелгәннән соң, без үзебезнең карамагыбызда булган кешеләргә барып, хәлләрен белешеп, аларга ярдәм итәргә тотындык. Шуннан соң «Дорога жизни» исемле акциясен башлап җибәрергә булдык. Кешеләр үзләре безгә шалтрата башладылар һәм шулай итеп үзебезнең базабыз барлыкка килде.

Сезгә эшмәкәрләр ярдәм күрсәтәме?
Безгә иң беренче чиратта халык үзе ярдәм итә. Әлбәттә, безгә Рамазан аенда аеруча зур ярдәм күрсәтүче эшмәкәрләр килә, ләкин волонтерлык эше белән шөгелләнергә теләк күрсәтүчеләрнең күбесе гади кешеләр. Коронавирус белән бәйле вазгыять безгә бер әйберне ачык итеп күрсәтте: өстебезгә килеп төшкән авырлыклар безнең карамакта булган кешеләрнең авырлыклары белән чагыштырырлык түгел. Безгә ничек кенә авыр булмаса да, аларга тагын да авыррак, мин шулай дип уйлыйм. Бәлки шуңа күрәдер ярдәм итәргә эзер булучылар һәрвакыт табыла, чөнки кешеләрнең күбесе шул ук фикердә.

«Помощь рядом! Ярдәм янәшә!» хәрәкәте кысаларында сез ничек эш алып барасыз?
Без бу хәрәкәттә аның барлыкка килүеннән бирле эшлибез. Җәмгыятькә файда китерүче зур күләмле эшне бары тик бердәм һәм бергә булганда гына күтәрергә була. Бездән кала шушы хәрәкәттә башка оешмаларның һәм волонтерларның булуы безне биктә сөендерә һәм тагын да күбрәк көч салырга дәрт биреп тора.

«Помощь рядом! Ярдәм янәшә!» хәрәкәте кебек, «Дорога жизни» акциясе дә бары тик гражданнарның ярдәме белән эшләп килә. Алар үз көчләрен мохтаҗларга ярдәм итәр өчен салалар. Сез дә шул киң йөрәкле кешеләргә кушыла аласыз. Сайтында сез иганә итә яисе үз районыгызда урнашкан хәрәкәтнең штабына волонтер буларак керә аласыз. Бердәм булганда гына без авырлыкларны җиңеп чыга алырбыз.