Яңалыклар

Чикләү чаралары шартларында "ТеремокЗабота" приютының тормышы

«Мин хайваннарны яратам, хәзерге вакытта нинди шартлар булуы мөһим түгел, чөнки алар бездән башка яши алмыйлар, димәк, без аларга ярдәм итүдән туктарга тиеш түгел». Илья Алаев, «Теремок Забота» хайваннарны вакытлыча тоту пунктының прорабы. 

Барлык куркынычсызлык чараларын үтәп, «Зоозабота» иҗтимагый оешмасы волонтерлары «Теремок забота» хайванарына булышуны дәвам итәләр. Алар арасында Илья Алаев үзе дә бар. Аның бу приютта мәчеләр өчен бүлмә төзүе, шулай ук ЗооЗабота чараларында катнашучы кунакларга да булышуы беренче тапкыр гына түгел.

Хезмәткәрләр һәм волонтерлар ярдәме белән бүген «Теремок Забота»да йөрү өчен мәйдан чистартылды, чүп-чардан арындырылды, шулай ук ботаклар, иске салам, яфраклар җыелды. Вольерларның арткы өлешләре ремонтланды, корпусларда бүлекләр ясалды, мәче бүлмәләре чистартылды, урын-җирләр, мендәрләр юылды.

Сез дә хәрәкәткә кушыла, волонтер була яки приют хайваннарына ярдәм күрсәтә аласыз. Моның өчен помощьрядом16.рф сайтына кереп, «приюттан хайванга бер көн ризык" пакеты өчен 90 сум акча түләргә кирәк. 

Әлеге җыелма үз эченә волонтер яки приют карамагында булган хайванны тукландырырлык бер көн ризык өлешен кертә.